Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Россия галимнәре тормышыннан»

8 февраль-1999 елдан башлап Россия Фән көне буларак билгеләп үтелә. Барыбызга да билгеле булганча, Петр I вакытында фәннәр аерым хөрмәттә булган һәм нәкъ менә аның ярдәмендә Фәннәр академиясе ачылган. Бүген безнең тормышыбызны алдынгы фәнни идеяләр һәм ачышларсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Сауш авыл китапханәсендә Россия Фән көне уңаеннан «Россия галимнәре тормышыннан» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче Россия Фәне көне россиялеләр өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләп,аларның кайберләре белән якыннан таныштырып үтте.