Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Аркадий Гайдар китапларын укыйбыз»

  22 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә балалар язучысы, сценарист, журналист, хәрби хәбәрче Аркадий Петрович Гайдарның тууына 120 ел тулуга багышланган «Аркадий Гайдар китапларын  укыйбыз» дип исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде. Тематик презентация ярдәмендә балалар танылган язучының героик тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Яшь укучылар игътибарына шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балаларны күргәзмәдәге  китаплар белән таныштырып, китапханәче әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыды. Катнашучылар Аркадий Гайдарның барлык әсәрләре дә намуслы яшәргә һәм эшләргә, үз Ватанын яратырга һәм якларга өйрәтә дигән нәтиҗәгә килделәр.