Саушская сельская библиотека - филиал № 12

Алмаз бөртеклэре белэн чигү

«Пушкин картасы» проекты кысасында 27 январь көнне Сауш авыл китапханәсендә алмаз бөртеклэре белэн чигү техникасында картиналар ясау буенча осталык дәресе уткәрелде.

Алмаз мозаикасы кул эшләнмәләрендә күптән түгел генә барлыкка килүенә карамастан бик тиз популярлык яулады. Аның асылы шунда ки, ябышучан тукымага сурәт төрле төстәге һәм формадагы стразалар белән җәелә.

Осталык дәресендә катнашучылар алмаз бөртекләре белән чигү техникасының төрләре, аны башкару өчен материаллар һәм эш кораллары  белән танышканнан соң зур кызыксынучанлык һәм теләк белән матур картиналар ясауга керештеләр.

Барлык катнашучылар да үз эшләренең нәтиҗәсеннән канәгать калып, алмаз мозаикасы белән эшләү кешенең күңеленә тынычлык бирүен, иҗади сәләтләрне ачарга ярдәм итүен дә билгеләп үтте.