Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Куркынычсыз интернет”

Интернет бик көчле ресурс, ул кеше тормышын күпкә җиңеләйтә һәм яшь шәхеснең үз-үзен тормышка яраклаштыру, аралашу, уку, ял итү өчен чиксез мөмкинлекләрен ача. 30 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә «Интернет: кызыклы, файдалы, куркынычсыз» дигән тема белән авыл яшьләре катнашында викторина үткәрелде. Китапханәче  Сәйфетдинова Р.М. яшьләр белән бергә интернетның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алышты, интернеттан файдалануның дөрес кагыйдәләре белән таныштырды. Виртуаль дөнья проблемаларыннан ничек сакланырга икәнлеге турында сөйләшенелде. Әңгәмә барышында барлык катнашучы балаларның да интернетны, социаль челтәрләрне даими кулланулары  ачыкланылып, китапханәче тарафыннан әзерләнгән викторина сорауларына җаваплар бирелде. Кичә ахырында барлык катнашучыларга да “Куркынычсыз интернет” темасы белән әзерләнгән буклетлар өләшенелде.