Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Агачлар һәм тирәкләр – туган як яме”

Күп гасырлар буенча кешелек искитмәле тере җан ияләре - агачлар белән янәшә яши. Без аларның күршедә булуына, шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җир шарында тоткан зур роле турында уйланмыйбыз да. Без һәрберебез дә агачларның сулау өчен кирәкле булган кислород чыганагы  икәнен беләбез. Агачларның бу  үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Шул уңайдан 4 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә “Агачлар һәм тирәкләр – туган як яме” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Әлеге чараның төп максаты - балаларга экологик тәрбия бирүне дәвам итү, агачларга карата сак  караш тәрбияләү,  аларның файдасы турында укучыларның белемнәрен тагын да баету.