«Син кадерле, син якын - минем сөйгән китабым»
2 апрель көнне Сауш авыл китапханәсендә «Син кадерле, син якын - минем сөйгән китабым» темасына тематик кичә үткәрелде. Китапханәче балаларга Халыкара балалар китабы көне ел саен бер үк көнне — 2 апрельдә билгеләп үтелүе, бу дата очраклы түгел - ул тарихта иң танылган әкиятчеләрнең берсе — Ганс Христиан Андерсенның туган көне белән туры килүе турында сөйләде. Балалар китапханәче биргән китапларны зур кызыксыну белән карадылар, төрле конкурсларда катнаштылар, табышмакларны чиштеләр, яраткан әкиятләре турында сөйләделәр.