“Кошлар – безнең дуслар”
1 апрель - ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Сауш авыл китапханәчесе китап укучылар өчен “Кошлар – безнең дуслар” – темасына китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәгә килгән укучы балалар кошлар турында презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребус-красвордлар чиштеләр.