Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Мәчет - Аллаһы йорты ул"

 

Ислам дине Россия дәүләтчелеге һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Башка диннәр белән беррәттән, ислам дине милләтара тынычлыкны саклауга, милләт һәм дәүләтнең тотрыклы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә.

29 март көнне Сауш авыл китапханәсендә "Мәчет - Аллаһы йорты ул" дигән темага тарихи сәгат үткәрелде. Анда Идел буе Болгары тарихының төп моментларының берсе – ислам динен рәсми кабул итү, мөселман традицияләре турында электрон презентация күрсәтелде. Укучылар игътибарына Идел буе Болгариясе тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Укучылар шулай ук "Ислам дине йолалары" китап күргәзмәсе белән танышты.