Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез"

2023 елның 1 февраленнән 14 февраленә кадәр Сауш авыл китапханәсендә        “Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез» акциясе узды. Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яраткан китапларын бүләк итеп алып килдепәр, һәрберсе үз укучысын тапсын иде, - дигән теләк белән тапшырдылар. Бүләк ителгән китапларның тематикасы төрле: «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, аш-су китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты. "Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез" акциясе кысаларында Сауш авыл китапханәсенә 20дән артык китап бүләк иттеләр.