«Минем Республика символлары»
7 февраль ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә «Минем Республика символлары» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы гербы Дәүләт символының 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан раслануы турында әйтелде. КатнашучыларгаТатарстан гербы- игелек, гаделлек, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне чагылдыруы турында сөйләнелде.