Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Якташ язучыбыз”

3 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә китап  укучылар игътибарына  «Гүзәл мирас калдырган әдип» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Татарстан халык язучысының тормышы һәм күпкырлы иҗаты белән таныштыра ала торган китаплар куелды. Фатыйх Хөсни иҗатында әдәби мемуар, драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары күренекле урын алып тора. Ул бик күп талантлы әсәрләр иҗат иткән, «Гыйльмениса һәм аның күршеләре» дигән повесте һәм хикәяләре өчен Ф.Хөсни 1972 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. Гади кешеләрнең эчке дөньясына тирэн үтеп кереп, аларның уй-хисләрен, кайгы-шатлыкларын, шәхси язмышларын җитди тарихи-иҗтимагый вакыйгалар фонында тасвирлап биргән әсәрләре татар прозасында күренекле урын алып тора.  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән  Ф.Хөснигә багышлап “Якташ язучыбыз” темасына әдәби кичә үткәрелде.