Саушская сельская библиотека - филиал № 12

”Авылыбыз горурлыгы”

13 ноябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә  авылның күренекле шәхесе Тәлгат Сираҗетдиновның тууына 95 ел тулу уңаеннан авыл яшьләре белән портрет кичә үткәрелде. ”Авылыбыз горурлыгы” дип исемләнгән кичәдә катнашучылар Т. Сираҗетдиновның тормыш юлы, фәнни ачышлары, мактаулы исемнәре белән тирәнтен таныштырылды. Шулай ук  “Ул чын мәгънәсендәге  галим” темасы белән презентация күрсәтелде.