Саушская сельская библиотека - филиал № 12

" Россия Геройлары, Донбасс Геройлары – заманнан көчлерәк истәлек!"

8 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә " Россия Геройлары, Донбасс Геройлары – заманнан көчлерәк истәлек!" дип исемләнгән патриотик сәгать узды. Чараның максаты Россия һәм Донбасс геройлары, аларның батырлыклары белән танышу, патриотлык хисе, үз Ватаның өчен горурлык хисе тәрбияләү. «Герой» төшенчәсе турында сөйләшү, балаларның геройлар турында күзаллауларын киңәйтү, безнең арада яшәүче геройлар өчен горурлык хисе тәрбияләү турында фикер алышу.