Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Терроризм - җәмгыятькә куркыныч тудыра!"

         Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу кайгылы дата 2005 — нче елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалардан соң, террористлар шәһәр мәктәбен яулап алгач, хәзерге Россия календарендә пәйда булды. Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнендә Бесланда гына түгел, бөтен ил буенча террорчылык актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алалар. 3 сентябрь көнне Сауш авылы китапханәсендә укучылар өчен  “Терроризм - җәмгыятькә куркыныч тудыра!" темасы белән мәгълүмәт сәгате үткәрелде.