Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Илаһи көч бу көйләрдә”

Сауш авылы китапханәсендә 31 июль  көнне “Илаһи көч бу көйләрдә” исемле мөнәҗәтләр кичәсе узды.

Мөнәҗәтләр электән үк яшь буынны тәрбияләүдә, чисталык, пакьлыкны, яхшылыкны, тәкъвалыкны пропагандалауда иң үтемле чара булган. Китапханәбездә узган мөнәҗәтләр кичәсе дә менә шушы максатларны күздә тотып оештырылды.

Үзенә бертөрле җылы мохиттә узды әлеге кичә.
Чарада авылыбызда гомер итүче гүзәл ханымнар катнашты.  Хәбибуллина Гөлзифа, Мәрдәнова Диләрә, Зайнуллина Ранияләр укыган мөнәҗәтләр аеруча күңелгә якын булды.

Мөнәҗәтләр - тарихның иң аяусыз һәм гарасатлы елларында да бабаларыбызга йөзебезне һәм динебезне сакларга, халык буларак исән калырга ярдәм иткән мәдәни мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шул сагыш тулы моң чишмәләрен ишетүдән мәхрүм булмасак иде дигән теләктә калам.