Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Хаҗ – ислам диненең бер шарты"

Хаҗ – ислам диненең бер шарты. Зөлхиҗҗә аенда Мәккә шәһәренә Кәгъбәтулла янына барып, шушы гыйбадәтне үтәүче райондашларыбыз артканнан-арта.

28 нче июль көнне Сауш авылы китапханәсендә Хаҗ сәфәрендә булган авылдашыбыз белән очрашу үтте. Быел безнең авылдан әлеге изге сәфәрдә Зәйнуллин Илнур Илдус улы булып кайтты. Бу очрашуда ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашып, изге урыннарда булган мизгелләрне искә төшереп, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Әлеге очрашу кешеләргә Мәккәгә хаҗ кылуның әһәмияте, мөһимлеге турында мәгълүмат бирү өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.