Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Якташ язучы иҗатын өйрәнеп”

27 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә якташ язучы, Татарстан Республикасының атказанган юристы Фәнил Ислам улы Галеевның тууына 83 ел тулуга багышланган “Якташ язучы  иҗатын өйрәнеп” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук чарага килүчеләр авторның танылган әсәрләрен кычкырып укуда катнаштылар.

Ф. Галеев иҗатының төп юнәлеше - детектив жанр, әмма соңгы елларда язучы ешрак этика, кеше көнкүреше һәм тарихи темаларга язган.

Фәнил Галеев – «Социалистическая законность» (Мәскәү), «Идел» (Казан) журналларының әдәби конкурслары лауреаты, ә аның «Үтерүче якында йөри» китабы Милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте конкурсында «Ел китабы – 94» дип танылган иде.