Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Ышаныч телефоны сиңа ярдәм итә»

23нче июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Ышаныч телефоны сиңа ярдәм итә» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында балалар  тематик презентация белән танышты. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. сөйләвеннән укучылар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы һәм хезмәт белгечләренә ничек мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белделәр.