Саушская сельская библиотека - филиал № 12

«Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать»

   21 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Шахмат – спорт, уен, фән, сәнгать» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмә 20 нче июльдә билгеләп үтелә торган Халыкара шахмат көненә багышланган иде.

  Спортның әлеге төре кешенең уйлау сәләтен үстерә, баш мие өчен гимнастика булып тора. Күргәзмәдә шахмат уйнарга өйрәнүчеләр өчен пособиеләр, атаклы шахматчылар турында һәм алар язган китаплар урын алды. Балалар өчен әзерләнгән әдәбият өлкәннәргә дә файдалы булды.

  Шулай ук бу көнне китапханәдә балалар арасында  шахмат ярышы уздырылды.