Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Китаплы балачак илендә" китап күргәзмәсе оештырылды

Сауш авылы китапханәсендә А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы  Aлмаз Марс улы Гыймадиевка 20 июльдә 50 яшь тулу уңаеннан “Яраткан язучыбыз” исемле  китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар аның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныша алдылар.

А.Гыймадиевның хикәяләре композицион яктан җыйнак, сюжетлары маҗаралы хәлләргә корылган булулары белән җәлеп итә, аларда балаларның көндәлек тормышта – мәктәптә, шәһәр урамында, авыл болын-кырларында бер-берсенә карата эчкерсез мөнәсәбәтләре, шаянлыклары, характер үзенчәлекләре кызыклы детальләр, тормышчан вакыйга-эпизодлар аша сүрәтләнә. Аның китапларын укысагыз, кәефегез һәрвакыт яхшы булыр.