Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“У войны не женское лицо” дип исемләнгән хәтер кичәсе

Хәрби хезмәт хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыдылар.
12 нче июль көнне Сауш авылы китапханәсендә “У войны не женское лицо” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Китапханәче китап укучыларга ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызлар турында сөйләп, "Җиңү алып килгән хатын-кызлар" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырды.