Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" - тематик кичә

Кешелек байлыгы - китап, ләкин китап тирәсендәге даирә тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Әммә бер хакыйкать бәхәссез: иманлы бала тәрбияләүгә бары тик китапларга һәм әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә таянып кына ирешеп була. Шушыларны истә тотып, 10 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» дигән тематик кичә үткәрелде.

Очрашуыбызның төп максатлары: гаиләдә бергәләп укуның файдалы  якларын ачу, балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү, балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру, укучыларның китаплар турындагы белемнәрен камилләштерү,өйдә китапханә булдыруга омтылыш тәрбияләү.