Саушская сельская библиотека - филиал № 12

Язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җиде диңгез кичкән әдип" дип аталган китап күргәзмәсе

    25 май көнне Сауш авыл китапханәсендә күренекле язучы Миргазыян Юнысның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җиде диңгез кичкән әдип" дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Аның төп максаты - әдипнең шәхесе һәм иҗаты турында тулы мәгьлүмат бирү. Күргәзмәгә язучының  китапханә фондында сакланган китап басмалары куелды. Шулай ук Миргазыян Юнысның иҗатын яратучы китап укучылар  белән берлектә язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышлап әдәби сәгать үткәрелде.