Саушская сельская библиотека - филиал № 12

“Наркотикларсыз яшәү” темасына түгәрәк өстәл артында әңгәмә

26 нчы июнь көнне дөнья җәмәгатьчелеге наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көнен билгеләп уза. Әлеге дөньякүләм вакыйга уңаеннан 29нчы июнь көнне Сауш авылы китапханәсендә “Наркотикларсыз яшәү” дип исемләнгән яшьләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.

Очрашуыбызның максаты: яшьләрнең начар гадәтләр белән дуслашмавы; алар арасында тәртип бозуларны кисәтү; фикер алышу. Бу кичәбездә дә без үз тормышыбызны дөрес юлдан алып бару, аны бары тик якты мизгелләр белән баету хакында сөйләштек. 

Очрашуда “Язмышыбыз – үзебезнең кулда” дигән исемдәге китап күргәзмәсе дә оештырылды. Анда профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы бозыкларны кисәтүче һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы басмалар, әдәби китаплар урын алды.