Саушская сельская библиотека - филиал № 12

"Батырлар даны - мәнгелек!" - Бөек Җиңүнең 75 еллыгына стенд

Бөек Ватан сугышы, аның аерым вакыйгалары һәм ул вакыйгаларда катнашкан, шуларның шаһиты булган кешеләр халык күңелендә мәңге калачак. Сауш авылы китапханәчесе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Батырлар даны – мәңгелек!” исем астында стенд эшләде. Стендта Сауш авылыннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр, илебез азатлыгы өчен яу кырында ятып калганнар, хәбәрсез югалганнар, Бөек Ватан сугышыннан исән-имин әйләнеп кайтучылар исемлекләре яктыртылды.