Саушская сельская библиотека - филиал № 12

Россия көне

Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Бу көнне Сауш авылы китапханәсендә мәктәп яны лагеренә йорүче балалар  белән берлектә "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага инфармацион сәгать үткәрелде.

Кичә барышында китап укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды. “Я гражданин России” китабына телдән презентация ясалды. Соңыннан балалар сорауларга җаваплар бирделәр.