Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Интеллектуаль уен

15 февраль - Герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.  Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 15 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә, әлеге истәлекле датага багышлап “Җыр булып яши күңелдә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп уенда катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. ”Җырлы тормыш” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре урын алды, күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.