Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Гасырлар кичкән тарих”

13 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан “Гасырлар кичкән тарих” дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуда катнашучылар авыл тормышы һәм аның тарихы белән бәйле хатирәләр белән уртаклаштылар. Күренекле якташларыбызны, хезмәт ветераннарын искә алдылар. Очрашу барышында "Гасырлар авазына колак салып..."дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.