Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә»

Казаклар авыл китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында «Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән кичә узды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының геройлык битләре белән таныштылар һәм «Шигырьләрем тере шаһитларым» презентациясен карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә катнашучылар  “Ромашка” уены уйнады, кроссводлар чиште, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җаваплар бирде.

Чарада катнашучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, анда шигырьләр җыентыклары, әсәрләре шулай ук шагыйрь турында замандашларының истәлекләре тәкъдим ителде.