Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Гаиләдәге халык йолалары”

  Гореф-гадәтләр, йола, милли традиция төшенчәләре - аерым халык һәм милләт кешеләренә хас куренешләр. Һәр гаиләнең үзенә генә хас булган тарихы, ерак әби -бабайлардан калган якты хатирәсе, ядкаре бар. Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары моны исбатлый. Бу күңел бизәкләре тиңсез хәзинә һәм алар белән якыннан танышу бүгенге көндә бик актуаль. Шуны истә тотып Казаклар авылкитапханәсендә клуб белән берлектә “Гаиләдәге халык йолалары” дип исемләнгән фольклор кичә үтте. Укучылар һәр гаилә өчен кадерле булган ядкарьләр - чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, гаилә фотолары, чабата, түбәтәйләр белән таныштылар. Шулай ук үзләренең гаиләләренә генә хас булган гореф-гадәтләр белән таныштырдылар. Чара барышында “Гаилә кыйммәтләре мәңгелек” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.