Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Моңнар агыла туган җирдә”

  Казаклар авылы клубында  “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән  иҗади берләшмәләр смотр-конкурсы концерты узды. Концертка килүчеләрне фойеда кул эшләреннән һәм авылның данлы тарихын чагылдырган бай күргәзмә, шулай ук авыл китапханәсе каршында китапханәче Альбина Рәхмәтуллина җитәкчелегендә эшләп килүче  “Ахирәтләр мәҗлесе” берәшмәсенә йөрүче ханымнар “Кич утыру” күренеше белән каршы алды. Шулай ук китапханә каршында эшләп килүче “Хыялый яшьлек” берләшмәсе “Җимчәчәк бәйрәме” фольклор күренешен тәгъдим итте.  

Ике сәгатькә якын барган концертта авылның олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты.