Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Карга боткасы»

  Казаклар авылы китапханәсе балалар өчен «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде. Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Төрле ярмалардан  казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәм кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәм эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.