Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Халкыбызның игелекле улы»

16 март көнне Казаклар авыл китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсе кысаларында Рабит Батулланың туган көненә багышланган «Халкыбызның игелекле улы» дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Чарада катнашучыларны китапханәче язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды. Укычылар язучының әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Ул әдәбиятның төрле жанрларында яза, аның хикәяләре, әкиятләре, юмористик әсәрләре 60 нчы елларда барлыкка килә башлый. Рабит Батулла - атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2008 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Роберт Мөхлис улы Батуллин «Татарстан Республикасының Халык язучысы» дигән мактаулы исем ала.