Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Май канаты" ясау буенча осталык дәресе

Пушкин картасы проекты кысаларында 11 март көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Май канаты" ясау буенча осталык дәресе үтте. Осталык дәресе гореф – гадәтләребез, милли йолаларыбыз “Каз өмәсе”, “Каурый өмәсе” турында сөйләшүдән башланып китте. Аннан соң канатларны сыдырып, өстә бераз гына калдырылды. Мондый формадагы каз канатлары табаларны һәм камырны майлау өчен май канаты ясарга материал булып хезмәт итә. Ул экологик яктан зарарсыз, майлаганда камырның барлык бөгелешләренә үтеп керә ала, тирә-ягына май сипми. Китапханәче чарада катнашучыларны май канаты үрү серләренә төшендерде. Алар гармунга кушылып җырлый - җырлый берсеннән-берсе уздырып канатлар үрделәр. Чара барышында “Йөзек салыш”, “Канат”, “Түбәтәй” уеннары уйналды, чөнки борынгыдан ук кешеләр хезмәтне һәм күңел ачуны берләштерә белгәннәр.