Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Мәңге сулмас яз гөле сез, әни, апа, сеңелләр"

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне.  Бәйрәм хөрмәтенә Казаклар авыл китапханәсендә "Мәңге сулмас яз гөле сез, әни, апа, сеңелләр" дип исемләнгән кичә узды. Чарага «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе әгъзалары һәм уллары мобилизацияләнгән әниләр чакырылды. Бүген кичәбез кунаклары яшь чакларына кайткан кебек булдылар. Алар шигырьләр, җырлар тыңладылар, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте. Кичә аналарның бердәнбер теләге - илләребез имин булсын иде дигән теләк теләп, догалар укып тәмамланды.

Бәйрәмгә "Кадерлем син, әнием!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде.