Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында, беренче район фестивале

28 февраль көнне РСФСР ның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры, милли татар ашсуын дөньяга таныткан якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында, беренче район фестивале булып узды.

Бәйгенең максаты – татар мәдәниятен, йола-гадәтләрен, ашларын, милли ризыкларны пешерүдәге җирле үзенчәлекләрне саклау, бәйрәм ризыкларының оригиналь рецептларын ачыклау һәм саклау, пешерүгә кызыксынуны арттыру.

Казаклар авылы китапханәчесе бәйрәмгә килгән кунакларны милли татар ашлары, үзебезнең як табигатеннән җыйган үлән чәйләре белән сыйлады. Кунакларга шулай ук Юныс Әхмәтҗановның китапларыннан, альбомнарыннан торган «Милли ашлар җырчысы» дип исемләнгән күргәзмә һәм татар халкының элеккеге ашлар күргәзмәсе тәгъдим ителде. Чарада катнашучылар китапханә тарафыннан әзерләнгән май канаты үрү буенча осталык дәресендә катнаштылар.