Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз»

  Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче балаларга сугыш елларының авырлыгы турында сөйләде. Балалар 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән танышып Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыклары хакында белделәр. Чараның икенче өлешендә укучылар батыр якташыбыз Морат Мостафинга, сугыш кырыннан әйләнеп кайткан батыр якташларыбызга багышлап ясалган альбомнар белән таныштылар. Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай”, Вакиф Нуруллинның “Шинельсез солдатлар” әсәрләрен кычкырып укыдылар.