«Дарите книги с любовью»
2012 елдан башлап 14 февраль көнне Халыкара китап бүләк итү көне билгеләп үтелә. Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 2023 елның 12-16 февраль көннәрендә Казаклар авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын-борыннан китап бирү - үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә тәкъдим итте.