Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә»

Фатих Хөсни - татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, публицист, драматург, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Хөснетдинов Фатыйх Хөснетдин улы (1908-1996) татар халкы тормышында төп үзгәрешләр елларында язучы буларак формалаша. Кырык ел әдәби эшчәнлегендә ул бик күп талантлы әсәрләр иҗат итте. Ф.Хөснинең хикәяләре, повестьлары, романнары милли характер, сөйкемле тел белән аерылып тора. Казаклар авылы китапханәчесе язучының тормышы һәм иҗаты турында «Фатих Хөсни мирасы – кыйммәтле хәзинә» дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм атна дәвамында аның белән укучыларны таныштырды.