Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Экранда әдәби геройлар»

29 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәчесе балалар белән «Экранда әдәби геройлар» дип исемләнгән киносәяхәт үткәрде. Китапханәче белән бергә балалар кино дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Аның тарихыннан кызыклы фактлар белделәр. Балалар күп кенә әдәби әсәрләрнең тамашачыларга ошаган мультфильмнар, кинофильмнар өчен нигез булуын белделәр. Аннан соң яраткан барлык балалар фильмнары һәм әкиятләре, яраткан геройлары турында “Экранда яраткан китап” дигән викторинада актив катнаштылар. Балалар геройларны һәм аларның әйтелгән сүзләрен танып алып, сорауларга бик теләп җавап бирделәр.