Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!»

Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» дигән акция дәвам итә.

Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган – булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды.

Әзер оекбашлар, бияләйләр алып килүчеләр дә бар, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт!  Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяк, куллары туңмавын, илләрнең тыныч булуын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Чираттагы посылкабыз үз ияләренә тапшырылды.