Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Китап күңел байлыгы” китап күргәзмәсе

Китапханәдәге китап күргәзмәләре - сәнгать әсәре, фәнни һәм иҗади эзләнүләр җимеше, илһамлы эш нәтиҗәсе булып тора. Күргәзмәләр тәкъдим ителгән басмаларга игътибарны җәлеп итеп кенә калмый, ул укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштырырга, аларда кызыксыну уятып китап алып укырга өндәргә тиеш. Казаклавр авылы китапханәсендә балалар өчен һәрвакыт китап күргәзмәләре оештырыла. Күргәзмәләргә күзәтүләр үткәрелә. Балалар үзләренең күңелләренә ошаган китапларны сайлап алып, яратып укыйлар. 13 декабрь көнне “Китап күңел байлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.