Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Кичер мине әнкәй"

Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың, иң кадерле, газиз кешеләр.

Үзләре турында онытып,"Балам",- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе, әниләр безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. 27 ноябрь – әниләр көне. Россиядә ул һәр елның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан Казаклар авылында Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында эшләп килүче "Сәйлән" театр коллективы Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" дип исемләнгән сагышлы комедиясен тәгъдим итте.