Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

  Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан, сөлге чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Сөлге - халыкның мәдәни кыйммәте. Сөлгеләрдәге үрнәкләр эстетик әһәмияткә генә түгел, тирән мәгънәгә дә ия. Китапханәче Альбина Рахматуллина китаплар ярдәмендә чигү тарихы, төп татар үрнәкләре һәм төсләр гаммасы белән таныштырды. Чигелгән сөлгеләр, яулыклар күргәзмәсенә күзәтү ясады. Мастер-класс барышында яшүсмерләр алган белемнәрен практик өлештә кулландылар. Чигү үрнәкләрен сөлгегә төшереп, матур бизәкләр чиктеләр.