Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

Камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе

Җир өстенә беренче кар төшү белән авылларда күңелле мәшәкатьләр – каз өмәләре башлана. Казларны йолкып, эшләре беткәч, кич белән җыелышып, авыл апалары каурый сызыралар. Шул сызырылган канатлардан май канатлары ясыйлар. 8 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе кысаларында камыр ризыкларын майлый торган май канатын үрү буенча осталык дәресе уздырылды. Каз канатын оста итеп бәйләүче Алсу Губайдуллина барлык катнашучыларга май канаты ясауның серләре белән уртаклашты.