Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Халыклар дуслыгы"

Ел саен уза торган «Көзге мәрхәмәтлек атнасы — 2022» диеп исемләнгән Гомумроссия акциясе 24 октябрьдан башлап 7 ноябрьгә кадәр үткәрелә.

2022 ел - Россиядә Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде. Шушы акция кысаларында, Казаклар авылы китапханәсе "Халыклар дуслыгы" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда китап укучылар Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар. Шулай ук төрле халыкларның милли ризыклары турында сөйләнде һәм милли киемнәр күрсәтелде.