Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Библиофреш»

Китап укып, һәрбер кеше сүз байлыгын актив рәвештә тулыландыра һәм аларны үз сөйләмендә куллана ала. Бу мавыктыргыч эшчәнлек процессында кешенең күз күреме сизелерлек киңәя, ул бик күп кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүмат ала. 31 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Библиофреш» — яңа китапларга библиографик күзәтү үтте. Күзәтү китапханәгә килгән яңа китаплар белән танышырга ярдәм итте. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендерде.  Катнашучыларның һәрберсе үзенә ошаган китапны сайлый алды.