Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

"Йөгерүче китап"

Казаклар авыл китапханәсе «Бегущая книга»   Бөтенроссия социаль-мәдәни акциясенә кушылды. Бу акция китапханәләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Билгеләнгән сәгатьтә китапханәче волонтерлар белән бергә урамнар буйлап йөгерделәр һәм авыл халкына татар халкының гореф-гадәтләре турында сораулар бирделәр. Дөрес җаваплар өчен һәркем бүләккә китаплар алды. Бу кызыклы һәм гадәти булмаган акция көтелмәгән мизгелдә теләсә нинди белем кирәк булырга мөмкин булуын раслады.