Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

«Туган җирем - Татарстан»

30 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә Республика көне уңаеннан  «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар презентация ярдәмендә Республика көне турында белгәннәрен искә төшерделәр. Республикабыз башкаласы Казан, татар халык традицияләре, киемнәре һәм ашлары турында викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Чара барышында китапханәче балаларны «Туган җирем -Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.