Казакларская сельская библиотека - филиал № 10

“Минем яраткан әкият героем”

Әкият - ул могҗиза. Һәр халык үз хыялын, үз өметен әкияткә салган. Әкиятләрдә сурәтләнә торган могҗизалар, серле - тылсымлы хәлләр чыннан да булган, яки киләчәктә булачак.

27 август көнне Казаклар авыл китапханәсенең җәйге уку залында “Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында “Минем яраткан әкият героем” дип исемләнгән театральләштерелгән уен – кичә узды. Балалар иң яраткан әкиятләрен искә төшереп, яраткан геройлары ролендә булып карадылар. Әкиятләрне кычкырып укыдылар. Гомумән алганда көн күтәренке рухта үтте.